Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 15:42
Баш бит | Теркәлү | Керү Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Сәлам Сезгә!
Сайттан эзләү
Теглар
иҗат көз әни табигать Сөйләнмәгән хикәя Ф.Хөсни ел фасыллары яз Рәниф Шәрипов якташ язучы гаилә Исхаковлар Ә җирдә тереклек бармы? Р.Фәйзуллин Ләбибә Ихсанова дуслар Үги кыз Абдулла Әхмәт Минем туган көнем Нур Әхмәдиев фразеологизмнар композитор ребус мәкальләр Яңа ел Җәүдәт Фәйзи Кыш чигү сувенир безнең сыйныф Күбәләкләр Мин каллалар әбекәй медпункт мәрҗән Каенсар кул эше туган авыл тавис тозлы камыр чишмә мәдәният йорты әдәбият Г.Тукай Исемдә калганнар мәктәп Заһидулла Яруллин мәчет үткән заман хикәя фигыль Байназар Әлменов рәссам Хәсән Туфан Туган җир Г.Зәйнашева Сабан туе М.Мәһдиев аергыч татар теле Г.Ахунов Идел кызы тест С.Рәмиев сочинение Алисә универсиада 2013 Нараткай Белем җәүһәрләре
Сайт бүләге
Сораштыру
Бердәм мәктәп формасы булдыру кирәкме?
Барлык җаваплар: 35
Сайт төймәсе
Төймә коды
     
Мәктәбем сайты
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Сайт кунаклары
Flag Counter

    Борынгы бабайлар сөйләве буенча, безнең авыл иске зират астында, Кнә Юмья елгасы буенда урнашкан булган һәм ул Кече Кнә Юмья исеме белән йөртелгән.Тик андагы чокырларда бик күп еланнар яшәгән. Алар кешеләргә зыян сала торган булганнар. Шуңа чыдый алмыйча, авыл кешеләре хәзерге авыл урынына килеп урнаша башлыйлар.Ул вакытта бу җирдә каен урманы була. Агачларны кисеп, кешеләр зур урам төзиләр ( хәзерге зират урамы) Ул урамда татарлар, чирмешләр яши.
     Югары оч урамы урнашкан урыннар элек шулай ук каен урманы, ә Нормабаш авылы ягына таба басу урыннары куе сазлык булган. Ферма белән ындыр тавы арасындагы елганың башына Павел исемле удмурт кешесе килеп урнашкан һәм анда удмуртлар яши башлаган. Ул елганың исеме дә аның хөрмәтенә Павел елгасы дип аталган. Нәгыймә апа нигезенә  Әҗип исемле кеше килеп урнашкан була. Тора-бара  шуның хөрмәтенә ындыр елгасын Әҗип елгасы дип йөрткәннәр. Әкренләп Әҗип яшәгән урам үсә. Соңыннан ул урамны "Симән головина” дип атап йөртәләр.
     Халык бик ярлы яшәгән, яшәү урыннары землянка булган. Иван Грозный тарафыннан көчләп чукындырудан безнең авыл халкы хәзерге зират янында окоп, куышлар казып, шунда качып калганнар. Татарларның йогынтысы көчлерәк булган курәсең, мари, удмурт булган кешеләр татар милләтенә күчкәннәр. Сөйләүләре буенча, кайбер удмуртларның дүртенче буыны татар милләтенә күчкән. Удмуртларның күбесе мөселман диненә күчүдән куркып, күрше удмурт авылларына күченгәннәр.   
     Акрынлап каен урманы кимегән, юкка чыккан. Шуннан соң инде авылга Каенсар дип исем биргәннәр.
     Тора-бара авыл ныгый, байлар да барлыкка килә башлый. Авылда берничә бай була. Колхозлар оешкач, байларның барлык мал-мөлкәтен колхозга тартып алалар.    
     Авыл байлары көче белән авылда 1898 нче елларда мәчет төзелә башлый. Ул ике катлы була: асты - таш, өсте - кирпечтән. 1903 нче елда ачыла. Ае алтыннан коелган була.
    Авылда мәдрәсә дә булмагач, безнең авылда укымышлы кешеләр булмаган. Беренче тапкыр Совет мәктәбе 1930 нчы еллар тирәсендә ачыла.Ул Әхмәтҗанов Фарук нигезендә, өйдә була.Ул өй ике яклы булып, уртада өй алды булган. Бер ягында укучылар шөгыльләнгән, икенче ягында үзләре яшәгән. 1934 нче елда Исхак байның өе үзгәртеп корылып, дүртеллык башлангыч мәктәп ачылган. Бөтен кеше дә укырга йөри алмаган, калганнар өчен кичке мәктәптә укулар оештыралар. Авылда башлангыч белем алганнар Кукмарага, аннан Янилгә,  соңрак Байлангарга йөреп, урта белем алалар.
     1931 нче елда мәҗбүри җидееллык уку куялар. Санаулы кешеләр генә урта белем алалар, ә инде авылдан беренче булып, Зиннәтов Фәхразый абый 7 класс тәмамлап, махсус урта белем алу өчен Мамадыш педучилищесына укырга керә.
    1924 нче елда иске мәктәп бинасының аскы ягында уку йорты (читальный изба) оештыралар. Китап, гәзит укучы читтән китерелгән кеше була. Соңрак читальный избаны клуб итеп үзгәртәләр. 1935 нче елларда клубта Дания исемле кыз эшли. Клубны мәчет бинасына  күчерәләр, ә инде сугыш вакытында Купка авылыннан Фатима исемле кыз килеп эшли. Ул Газизов Камилгә кияүгә чыгып, безнең авылда кала. Сугыш вакытында клубны ябалар, ул кире иске мәктәп подвалына күчерелә, ә мәчет бинасы  учебный часть булып хезмәт итә, анда солдатлар яши. Сугыштан соң клубта Сәлимә Мотыйгуллина эшли. Авыл халкы белән өйрәнеп төрле спектакльләр уйнаганнар. "Галиябану”, "Беренче театр” спектакльләрен куйганнар. "Рәйхан” спектаклен өйрәнгәннәр, тик куярга насыйп булмаган, чөнки бу Сталин үлгән ел була, ул үлгәч, күңелләре сүрелә.
   Авыл кырыеннан беренче тимер юл 1914 нче елда салына. Аны пленга төшкән инглизләр эшләгән, ә казармалар, станция биналары берничә ел алдан төзелгән була. 1914 нче елда ук тукталыш ачыла. 1954 нче елда икенче юлны төзиләр. Тимер юл ике юллы булгач, анда вагон-кибетләр, вагон-клублар, поликлиника, аптека, музейлар килә торган була. Стрелкалар төзелеп, өстәмә ике юл үткәрелгәч, тимер юлның теге ягына леспромхозның погрузочный пунктын ачалар. Ирләр белән беррәттән хатын кызлар да агачларны вагоннарга төягәннәр. Читтән килеп эшләүчеләр өчен бараклар салганнар. Шунда ук ипи пешерү цехы һәм кибет булган. Леспромхозны шушында калдыру өчен күпмедер га җир кирәк булган, тик колхоз председателе бирмәгән, шуңа күрә леспромхозны Иштуган станциясенә күчерәләр. Тимер юл Каенсар халкын гына түгел, күрше удмурт авыллары кешеләрен дә туендыручы булып тора. Сугыш вакыты елларында күпчелек хатын-кызлар да тимер юлда эшли. Хәзерге вакытта инде бу авыр хезмәттә хатын-кызлар эшләми. Бүгенге көндә күпчелек ир-ат, тимер юлның төрле өлкәләрендә хезмәт куя. Бик күп кеше тимер юлда озак эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда.
    Каенсар халкы белемсез булу өстенә һөнәрчелек белән дә шөгыльләнмәгән. Ныклап кәсеп итәрлек балта осталары да булмый. Тик соңгы елларда гына Саттаров Рәис агач эше белән ныклап кызыксына башлый, тәрәзә рамнары, ишекләр, тәрәзә өлгеләре һәм башка агач әйберләр ясый. Бик сирәк кеше шәл бәйләп көн күргән. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы авыр елларда халык нигездә чыпта сугып көн күргән. Аны һәрбер өйдә сукканнар аның үзенең станогы булган, ул ике размерда булып, зур размеры спец заказ булган. Әзер капларны Фәхразый абыйның абыйсы Идият абый кабул итеп алып илтеп тапшырган. Эшләре өчен халыкка акча түләнгән. Бик күп эшләрне өмә итеп үткәргәннәр. Шулай ук кич җыелып, бергә-бергә кул эшләре белән утырулар, күмәкләшеп хуҗа хатынга төрле эшләрдә булышулар бик күркәм күренеш булган. Анда җыелган хатын-кызлар үзләренең дә кул эшләрен шушында алып килеп эшләп утырганнар. Төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, авыл яңалыкларын сөйләшкәннәр, шулай итеп, үзләренең күңелләрен күтәргәннәр.
   Халыкның икенче һөнәре - тимерчелек була. Анда халык өчен көнкүреш куллану товарлары, чуен, казан, таба ише әйберләр коелган. Шулай ук сука, тырма, көрәк, арба тәгәрмәчләре эшләнелгән. Артель председателе булып Сәйфетдинов Бәдгетдин, Хаҗипов Кави абыйлар эшләгән. Соңрак артельны Кукмарага күчерәләр. Эшчеләренең күбесе, ияләнгән эшләрен ташларга теләмичә, Кукмарага барып эшләп йөриләр.
     Авылыбызда туып-үскән  каләм  тирбәтүче якташларыбыз да юк түгел. Авылыбыз егете, районыбыз язучысы Харис Мостафин - бик күп шигырьләр, юмористик хикәяләр авторы. Аның сүзләренә язылган бик күп җырларның көен районыбыз композиторы Илгиз Зарипов язды. Танылган җырчылар да аларның җырларын бик теләп башкаралар. Шулай ук Шаһидулла Мотыйгуллин да үзенең шигырьләре, бәетләре, юмористик  хикәяләре белән һәрдаим сөендереп тора.
     Без үзебезнең игенчеләребез, терлекчеләребез, тимер юлчыларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннарыбыз белән горурланып яшибез. Колхозлар оешкач та безнең колхоз "Кызыл яшьләр” исемен йөртә. Аннан соң "Маяк” колхозы белән берләшә. "Маяк”тан аерылып чыгып, "Каенсар ширкәте” дип атала башлый, ә соңгы елларда инде "Урал” колхозына кушылып, "Урал” колхозы булып йөри.
     Безнең авылдан Бөек Ватан сугышына 137 ир-егетебез алына. Аларның туксаны сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. Кайткан ирләрнең дә күбесе эшкә яраксыз булып кайта.  Кайткан ирләрнең күбесендә туберкулез авыртуы була. Алар озак яши алмыйлар, гүр иясе булалар.
       Авылыбыз каен урманын кисеп салынган булса да, сугыштан соңгы елларда монда агачлар бөтенләй диярлек бетә. Тик соңгы елларда гына урманчы Рәхмәтуллин Газинур көче белән башта 5 га җиргә чыршы агачлары утыртыла. Алар инде бик матур булып үсеп җиттеләр, халкыбызның милли бәйрәме сабан туе да шул чыршылык арасындагы аланда үткәрелә. Авылның тау кырыйларына да агачлар утыртыла. Кайчандыр буш булган су буйларында да таллар, карт өянкеләр һәр кешене сәламләп озатып калалар. Хәзерге вакытта авылыбыз җәй җитүгә ямь-яшел агачларга күмелеп утыра.
 
 
   
 
         
         
 
 
  
Читтә йөргән чакта, сагындырып,

   Керер өчен төнлә төшенә,

   Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

   Туган ягы кирәк кешегә.

   Зур уңышлар яулап, заманалар

   Матур бәя бирсә эшенә, -

   Шатлыкларын ишеттерер өчен,

   Туган ягы кирәк кешегә.

   Йөри-йөри күңел тупасланса,

   Тузан кунса яшьлек хисенә, -

   Бер сафланып килер өчен, тагын

   Туган ягы кирәк кешегә.

   Яшәр өчен бетмәс көч алырга

   Олысына һәм дә кечегә -

   Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

   Туган ягы кирәк кешегә! /Ф.Яруллин/

 

                                                                                                                                   

 

  

   

  

 

 
Алисә Исхакова © 2024