Шимбә, 20.04.2024, 17:49
Баш бит | Теркәлү | Керү Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Сәлам Сезгә!
Сайттан эзләү
Теглар
иҗат көз әни табигать Сөйләнмәгән хикәя Ф.Хөсни ел фасыллары яз Рәниф Шәрипов якташ язучы гаилә Исхаковлар Ә җирдә тереклек бармы? Р.Фәйзуллин Ләбибә Ихсанова дуслар Үги кыз Абдулла Әхмәт Минем туган көнем Нур Әхмәдиев фразеологизмнар композитор ребус мәкальләр Яңа ел Җәүдәт Фәйзи Кыш чигү сувенир безнең сыйныф Күбәләкләр Мин каллалар әбекәй медпункт мәрҗән Каенсар кул эше туган авыл тавис тозлы камыр чишмә мәдәният йорты әдәбият Г.Тукай Исемдә калганнар мәктәп Заһидулла Яруллин мәчет үткән заман хикәя фигыль Байназар Әлменов рәссам Хәсән Туфан Туган җир Г.Зәйнашева Сабан туе М.Мәһдиев аергыч татар теле Г.Ахунов Идел кызы тест С.Рәмиев сочинение Алисә универсиада 2013 Нараткай Белем җәүһәрләре
Сайт бүләге
Сораштыру
Сайтым Сезгә ошыймы?
Барлык җаваплар: 87
Сайт төймәсе
Төймә коды
     
Мәктәбем сайты
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Сайт кунаклары
Flag Counter

Р.Фәхреддиннең "Әдәп кагыйдәләре" китабыннан
 
 Ата вә ана әдәпләре
 
   Хөрмәтле кызлар! Атаңызны хөрмәт итеңез, алдында вә артында аның әдәпләрен ригая әйләңез, ата вә анаңызны ихлас күңелдән сөеңез. Васыятьләрен җиренә җиткереңез, морадларына каршы килмәңез, каты күңелле булмаңыз. Аларны хәсрәтләндермәңез. Бар иҗтиһадыгыз илә аларны ризаландырыгыз. Ата вә анасына итагатьле вә гыйлем илә зиннәтләнмеш кызларның гадәтләре көннән-көн гүзәлләнер, дус вә белешләре арасында исеме хөрмәт белән сөйләнер. Әмма ата вә анасын хөрмәтсез иткән вә аларның сүзләренә колак салмаган кызлар мәхәббәтсез улырлар, ата вә аналары да аларны сөймәс, чит кемсәләр күзендә хуар күренерләр. Дөньяда гүзәл тереклек итә алмаслар.
  Атаңыз хозурында утырдыңызда әдәпле улыңыз, күп көлмәңез, киемнәреңез илә уйнамаңыз, аның тавышыннан артык тавыш илә кычкырып сөйләмәңез.
  Атаңыздан башка берәүдән дә (бик якын кешегез булса да) һичнәрсә сорамаңыз, чөнки кем тугры килде аннан әйбер сорамак кызларның күңеле бозылуга сәбәп улыр. Атаңыздан сораганда да чит кеше юк вакытта, гаять әдәп белән сораңыз, вә боермадыкында тәкрарламаңыз.
  Атаңыз гыйб яки вафат улдыгында аның урынына калмыш туганнарыңызны атаңыз хөкемендә белеңез.
  Акча вә башка гыйззәтле шәйләреңезне аталарыңыз әлендә саклаңыз, анаңыз рөхсәтеннзн башка ашамак-эчмәк нәрсәләренә кул сузмаңыз, көчеңез җитү белән йорт вә өй хезмәтләре тугрысында аналарыңызга ярдәмче улыңыз, аларның кул арасына кереңез. Өй хезмәтләре башкарырга өйрәнегез, тик тормагыз. Госелсез ятмаңыз, өс вә башыңызны пычрак йөртмәңез.
 
Тугамәләр әдәбе
 
   Тугамәләреңезне хөрмәтле тотыңыз, алар белән әдәпле улыңыз, чөнки ата вә аналарыңыздан соң иң якын кемсәләреңез - тугамәләреңездер.
    Үзеңездән олы булган тугамәләреңезне ата вә анаңыз кебек хисап итеңез. Аларга тавыш күтәрмәңез, алар илә низаглашмаңыз. Алар сүзенә хилафлык итмәңез, аларны сөегез.
    Кечкенә тугамәләреңезгә шәфкатьле улыңыз, рәнҗетмәңез, алар кулында булган нәрсәләрне кычкыртып алмаңыз, чөнки бу эшләр аларның күңеле боегуга вә ата-анаңызның ачулануына сәбәп улыр. Кызларны әдәпсезлеккә китерер.
    Кулыңызда бер нәрсә улдыгында кечкенә тугамәләреңезгә бирми каратып тормагыз яки аларга өлеш чыгарыгыз, бик шәфкатьле булыгыз.
    Тугамәләрегездә әдәпсез эшләр күрсәгез, йомшаклык илә генә, "бу эш гаептер, эшләмәгез!" дия хәтерләренә төшереңез, хак юлны күрсәтеңез.
    Тугамәләреңезне әти-әниләреңезгә яманлап сөйләмәгез, адәм яманламакка гадәтләнмәгез.
  
Карендәшләр әдәбе
 
   Ата вә аналарыңыз илә бертуганнар вә аларның балалары вә башка кардәшләреңезне хөрмәт итеңез. Аларны якын күреңез, гайбәтләрен сөйләмәңез, аларның хөрмәтле кешеләр икәнен һич онытмагыз.
   Ата вә анаңыз рөхсәт иткән вакытта, кардәшләреңезне зиярәт итеңез, хәстәләнсәләр хәлләрен сорый барыңыз. Читтә булганнарны белешеп торыңыз, аларның шатлыкларына шатланыгыз, хезмәтләрен башкарыңыз.
    Кардәшләрнең олугларына ата-анагызга булган хөрмәт мисалында хөрмәт әйләңез. Кечеләренә туганнар белән шәфкать мисалында шәфкать күрсәтегез.
   
 
Күршеләр әдәбе
 
  Якын күршеләреңезнең хакларын ригая итеңез. Аларны кардәшләреңез кебек күреңез, хәлләреннән гафил тормаңыз, хаҗәтләрен үтәңез, хәстәләренең хәлен сораңыз, кайгы вә шатлыкларын уртаклашыңыз. Читкә китдекләрендә хәлләрен белешеп торыңыз. Кирәк вакытта ярдәм итеңез. Мөмкин кадәр ихсан әйләңез.
 
Мөгаллимәләр әдәбе
 
  Сезне гүзәл вә гакыллы кешеләр улсыннар дип тәрбия итүче мөгаллимәләреңезне олуглаңыз, нәсихәтләрен җиренә җиткереңез. Сүзләренә каршы килмәгез, аларны анагыз кеби күреңез, анагыз дәрәҗәсендә сөеңез, алар янында әдәпле улыңыз.
   Дәрес вакытында чит тарафларга караштырып утырмагыз, сөйләшмәгез, китаплар актармагыз.
   Мөгаллимәгез сораганда нәрсә сораганны яхшы аңлагыз, игътибар илә сөйләңез. Аңлашылмый калган дәресләр булса, мөгаллимәдән әдәп илә сораңыз.
   Мөгаллимәләр илә кычкырышмаңыз, аларның файдалы нәсихәтләре илә гамәл итеңез, тәрбияле вә гүзәл холыклы адәмнәр булырга тырышыңыз.
 
Иптәшләр әдәбе
 
   Мәктәп иптәшләре илә инсаф үзәрендә улыңыз, аларны тугамәләрегез мисалында күреңез, әдәп илә сөйләшегез, ачык йөз илә каршы алыңыз, хәсрәтләрен вә шатлыкларын уртаклашыгыз, кимчелекләреннән күз йомыгыз.
   Иптәшләреңезгә мактанмагыз, тәкбирләнмәгез, аларны мәсхәрә итмәңез, алардан көлмәңез, тел вә кул илә аларны куркытмагыз, аларга хәсрәтле хәбәрләр сөйләмәгез, алар илә гадәттән тыш уйнамагыз, әдәпкә хилаф эшләрдә булынмаңыз.
   Иптәшләреңезгә хөрмәт илә улыңыз, тәрбияле кызларга булышыңыз, аларның холык вә фигыльләрендән күчергеч алыңыз. Араңызны заман аерганда да бер-береңезне онытмаңыз, хәлләреңезне белеп, мөмкин улдыгында хат язышып торыңыз.
Алисә Исхакова © 2024