Мин, Алисә Исхакова, Кукмара районының Каенсар авылында 2000нче елның 15 нче ноябрендә дөньяга килгәнмен.
2007 нче елда туган авылымдагы башлангыч мәктәпкә укырга кердем. Башлангыч сыйныфларны бик яхшы билгеләренә тәмамладым.
2011 нче елда Нырья авылы гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфына укырга килдем. Бу мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Мин монда үземә бик күп яңа дуслар таптым. Хәзер инде без - 10 нчы сыйныф укучылары. Миңа мәктәбебез, укытучыларыбыз бик ошый. Иң яратып укыган фәннәрем: татар теле һәм әдәбияты, рус теле, математика, инглиз теле һәм физкультура.
Дәресләрдән соң мин төрле түгәрәкләргә йөрим, баскетбол, теннис уйнарга, чаңгыда шуарга, төрле кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашам.
Минем мактау кәгазьләрем белән "Уңышларым" битендә танышырга мөмкин.
"Элемтә" бите аша миңа хәбәрләр юллый аласыз!
Кадерле кунак!
Әгәр Сезгә сайтым ошый икән, аның турында дусларыгызга да хәбәр итә аласыз:
|