Шимбә, 20.04.2024, 11:51
Баш бит | Теркәлү | Керү Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Сәлам Сезгә!
Сайттан эзләү
Теглар
иҗат көз әни табигать Сөйләнмәгән хикәя Ф.Хөсни ел фасыллары яз Рәниф Шәрипов якташ язучы гаилә Исхаковлар Ә җирдә тереклек бармы? Р.Фәйзуллин Ләбибә Ихсанова дуслар Үги кыз Абдулла Әхмәт Минем туган көнем Нур Әхмәдиев фразеологизмнар композитор ребус мәкальләр Яңа ел Җәүдәт Фәйзи Кыш чигү сувенир безнең сыйныф Күбәләкләр Мин каллалар әбекәй медпункт мәрҗән Каенсар кул эше туган авыл тавис тозлы камыр чишмә мәдәният йорты әдәбият Г.Тукай Исемдә калганнар мәктәп Заһидулла Яруллин мәчет үткән заман хикәя фигыль Байназар Әлменов рәссам Хәсән Туфан Туган җир Г.Зәйнашева Сабан туе М.Мәһдиев аергыч татар теле Г.Ахунов Идел кызы тест С.Рәмиев сочинение Алисә универсиада 2013 Нараткай Белем җәүһәрләре
Сайт бүләге
Сораштыру
Бердәм мәктәп формасы булдыру кирәкме?
Барлык җаваплар: 35
Сайт төймәсе
Төймә коды
     
Мәктәбем сайты
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Сайт кунаклары
Flag Counter
         МОНЫ БЕЛҮ КИРӘК!
                      
 
                            
                      Б Е Л Е М  Т У Р Ы Н Д А 
                         татар халык мәкальләре
                                             
   * Ата белеге белән адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.
 
  * Белем белен ашата.
 
  * Белемдә көч.
 
  * Белем - йөрәккә куәт.
 
  * Белем - нур, белмәү - хур.
 
  * Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
 
  * Дөнья тулы гыйлем,
    Башыңда калганы - белем.
 
  * Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.
 
   * Гыйлем - акылның яртысы.
 
  * Икми иген шытмас,
     Өйрәнми белем йокмас.
 
  * Җиде йортның телен бел,
     Җиде төрле белем ал.
 
  * Дөнья яктыра көн белән,
   Адәм яктыра белем  белән.
 
  * Акыл - тузмас кием,
    Гыйлем - корымас кое.
                  
                     ЯХ Ш Ы Л Ы К  Т У Р Ы Н Д А
 
  * Әгәр кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнмәсәләр, җир
йөзендә кешелек юкка чыгар. /Вальтер Скотт/
 
  * Изгелек - саңгырау ишетә, сукыр күрә торган нәрсә ул. /Марк Твен/
 
  * Кара эзләп, табарсың син җиһаннан,
    Бөтенләй китмәгән изгелек аннан. /Габдулла Тукай/
 
  * Яхшы кеше башкаларга күрсәткән ярдәме белән мактанмас,
 яхшылыкларын халыкка белдереп шөһрәт казанырга тырышмас.
/Госман хәзрәт Исхакый/
 
  * Яхшылыкка ышану өчен аны эшли башларга кирәк. /Лев Толстой/
 
  * Яхшы эшләр эшләү өчен коры җирдә һәм диңгездә патшалык
итү кирәкми. /Аристотель/
 
  * "...уңышка ирешү өчен яхшылык кылыгыз" 
/Коръән, "Хаҗ" сүрәсе, 77 нче аять/
 
  * Сезнең берегез дә үзенә теләгәнне кардәшенә дә теләмичә торып,
чын иманлы булмас. /Хәдис/
 
  * Бер кешедән сораганчы, ун кешегә үзең бир. /Татар халык мәкале/
 
  * Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда ятмас. /Татар халык мәкале/
 
  * Башкаларга изгелек кылырга кулыңнан килмәсә дә, усаллык
кылма. /Татар халык мәкале/
 
                               Г А И Л Ә  Т У Р Ы Н Д А
 
  * Бер генә ата да баласына яхшы тәрбиядән кыйммәтлерәк
бүләк бирә алмый. /Мөхәммәт пәйгамбәр/
 
  * Иң мөһиме - яхшы кеше булып үсү һәм кешеләрне
ярату. /Минтимер Шәймиев/
 
  * Кеше - җимеш, әти белән әни шул җимешнең агачлары.
/Унсур әл- маали/
 
  * Алма агачыннан ерак төшми. /Халык әйтеме/
 
  * Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе булып калыр.
/Оноре де Бальзак/
 
                                         Мәкаль һәм әйтемнәр
 
  *  Таба белсәң, бага бел.
 
  *  Оясында ни күрсә, очканында шул булыр.
 
  *  Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың
бәһасе булмас.
 
  *  Мөгезен сындырганны болан онытмас, атасын
хурлаганны угълан онытмас.
 
  *  Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч - йөрәккә авыр.
 
  *  Ана баланы ике кат тудыра: бер кат - тән биреп,
икенче кат - тел биреп.
 
   С Ә Л Ә Т   Һ Ә М  А Н Ы  Ү С Т Е Р Ү  Т У Р Ы Н Д А
 
                             татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре
 
  *  Һәр кош үз канаты белән оча.
 
  *  Былбылны сайравыннан таныйлар.
 
  *  Кошлар тумый канатсыз,
     Кеше тумый талантсыз.
 
  *  Олы талантлар берьюлы гына тумый.
 
  * Тавис каурые белән матур,
     Сандугач сайравы белән матур.
 
  *  Сәләтнең бер өлеше - тумыштан,
     Тугыз өлеше - тырышлыктан.
 
  *  Сәләтеңә җилкән тек, җил булмаса - ишкәк ал!
 
  * Сәләтсез кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
 
  *  Бөркетнең канаты очканда ныгый.
 
  *  Ялгыз чапкан ат йөгерек.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Дусларың белән бүлеш:

Алисә Исхакова © 2024