Шимбә, 27.04.2024, 10:43
Баш бит | Теркәлү | Керү Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Сәлам Сезгә!
Сайттан эзләү
Теглар
иҗат көз әни табигать Сөйләнмәгән хикәя Ф.Хөсни ел фасыллары яз Рәниф Шәрипов якташ язучы гаилә Исхаковлар Ә җирдә тереклек бармы? Р.Фәйзуллин Ләбибә Ихсанова дуслар Үги кыз Абдулла Әхмәт Минем туган көнем Нур Әхмәдиев фразеологизмнар композитор ребус мәкальләр Яңа ел Җәүдәт Фәйзи Кыш чигү сувенир безнең сыйныф Күбәләкләр Мин каллалар әбекәй медпункт мәрҗән Каенсар кул эше туган авыл тавис тозлы камыр чишмә мәдәният йорты әдәбият Г.Тукай Исемдә калганнар мәктәп Заһидулла Яруллин мәчет үткән заман хикәя фигыль Байназар Әлменов рәссам Хәсән Туфан Туган җир Г.Зәйнашева Сабан туе М.Мәһдиев аергыч татар теле Г.Ахунов Идел кызы тест С.Рәмиев сочинение Алисә универсиада 2013 Нараткай Белем җәүһәрләре
Сайт бүләге
Сораштыру
Сайтым Сезгә ошыймы?
Барлык җаваплар: 87
Сайт төймәсе
Төймә коды
     
Мәктәбем сайты
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Сайт кунаклары
Flag Counter

 КОТЛАУЛАР 

****************************************

ТУГАН КӨН КОТЛАУЛАРЫ

****************************************************

     Котлап туган көнең белән,

     Юлларыңа үссен ак чәчәк.

     Алып килсен бүгенгесе

     Бәхетле һәм матур киләчәк.

     Тагын бер ел өстәлсә дә,

     Ул тагын да яшәртсен.

     Нурлар сибеп, көләч йөзләреңә

     Гел шат итеп кенә яшәтсен!

 


     Алгы көнең үтсен бәхет белән,

     Юлларыңа гөлләр сибелсен.

     Табигатьнең алсу таңы сиңа

     Гомерлеккә бәхет китерсен.

     Яшьлегеңне тиңлә чәчәкләргә,

     Кадерен бел, ул бит бер генә.

     Гүзәл яшьлек, озын гомер булсын,

      Бәхетле бул син гомергә!

 


     Туган көнегез котлы булсын, дускай,

     Гомер уза диләр, узсын, пускай!

     Бер минуты мең алтынга тиңдәй,

     Бу гомерне биргән үзе Ходай.

     Игелекле булсын гомер минутлары -

     Яшәүдән дә ямьле ни бар тагын?

     Килсен Сезгә байлык, шатлык булсын,

     Бәхет чишмәләре тулып торсын!

 


     Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

     Нурлы булсын синең күңелең.

     Сәламәт бул, ак бәхетләр белән,

     Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

     Кояш көлсен, язлар сиңа

     Кочак-кочак чәчәк китерсен.

     Язлар белән бергә бәхет килсен

     Гел елмаеп гомер кичер син!

 


 

 

 

Алисә Исхакова © 2024