Җомга, 20.10.2017, 19:14
Баш бит | Теркәлү | Керү Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Сәлам Сезгә!
Сайттан эзләү
Теглар
иҗат көз әни табигать Сөйләнмәгән хикәя Ф.Хөсни ел фасыллары яз Рәниф Шәрипов якташ язучы гаилә Исхаковлар Ә җирдә тереклек бармы? Р.Фәйзуллин Ләбибә Ихсанова дуслар Үги кыз Абдулла Әхмәт Минем туган көнем Нур Әхмәдиев фразеологизмнар композитор ребус мәкальләр Яңа ел Җәүдәт Фәйзи Кыш чигү сувенир безнең сыйныф Күбәләкләр Мин каллалар әбекәй медпункт мәрҗән Каенсар кул эше туган авыл тавис тозлы камыр чишмә мәдәният йорты әдәбият Г.Тукай Исемдә калганнар мәктәп Заһидулла Яруллин мәчет үткән заман хикәя фигыль Байназар Әлменов рәссам Хәсән Туфан Туган җир Г.Зәйнашева Сабан туе М.Мәһдиев аергыч татар теле Г.Ахунов Идел кызы тест С.Рәмиев сочинение Алисә универсиада 2013 Нараткай Белем җәүһәрләре
Сайт бүләге
Сораштыру
Сайтым Сезгә ошыймы?
Барлык җаваплар: 81
Сайт төймәсе
Төймә коды
     
Мәктәбем сайты
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Сайт кунаклары
Flag Counter
 
Чишмә, чишмә!
Җырла җырыңны!
   Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.
   Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган авылымда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!
  Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Фәхразый, Зиннәт, Сәхәри, Югары оч, Галәү бабай чишмәләре авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Бу чишмәләр бик борынгы. Аларда ниндидер серлелек бар. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирәләр.Шул чишмәләр янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була. 
   Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар. Мәсәлән, Зиннәт чишмәсе бик салкын сулы. Җәйге челләдә аның суын йотлыгып эчсәң, салкын тиясен көт тә тор! Галәү чишмәсе - бик йомшак сулы. Аның суыннан кайнатылган чәй бик тәмле була.
  Хәзер авылда һәр өйгә газ, су кертелгән. Чишмәгә күбесенчә каз өмәләре вакытында казларны юу өчен, керләр чайкар өчен йөриләр. Ә ут булмаганда, барыбызны да шул чишмәләр коткара.
   Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз, җәй айларында өмә ясап, чишмәләрне чистартабыз. Шуңа күрә кайчан гына барма, чишмәләребез җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.

                                           ЗИННӘТ ЧИШМӘСЕ

  Авылыбызда  тимер юлга якын гына агучы бер чишмә бар. Аны карап, чистартып торучысы хөрмәтенә Зиннәт чишмәсе дип атаганнар. Бу чишмәнең тарихы бик кызыклы. Ул җир астыннан сузылган таш торбалар аша бер чакрым ераклыктан килә.
 1905 нче елда Каенсар авылы буеннан тимер юл сузалар. Калкулык урыннарны кисеп тигезләргә дә туры килгән. Хәзерге казармалар урнашкан урыннан бер чакрым ераклыктагы калкулыкны кисәргә туры килә. Менә шул казу эшләре барышында, 200 метрлап җир узгач, су чыганагына тап булалар. Шушы шуны мелиорация системасы буенча, дренаж торбалар аша сузып, авыл башына кадәр китерәләр. Шулай итеп, авылда тагын бер чишмә барлыкка килә. Бу чишмәне Зиннәт абзый карап, чистартып торган.

                                          СӘХӘРИ ЧИШМӘСЕ

   Сәхәри чишмәсе тау астына урнашкан. Аның тирә-юнен агачлар чорнап алган. Монда табигать искиткеч матур. Чишмәдән өстәрәк кенә бөя дә бар. Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач, шушы чишмә янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Мин дә аның янына гел киләм. Монда сандугач сайрауларын, суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга, табигать белән хозурланырга яратам. Без, дусларым белән, мәктәптән кайтканда шунда туктап тәмле чишмә суын эчәбез.

                                            САЛКЫН ЧИШМӘ
 
 
  Авылым халкы бик яраткан бу чишмә дә тау итәгеннән бәреп чыккан. Суы бик салкын булгангадыр аңа  халык Салкын чишмә дип исем биргән. Салкын чишмәнең суы үзе бик салкын, бик йомшак, тәмле, файдалы һәм шифалы да. Үзенең көмештәй саф сулары белән ул безне сөендереп ага да ага.
 
 
Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала.
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
Җир яшәрә аның суын эчеп,
Ак каеннар яфрак яралар.
Таң алдыннан аның җырларыннан
Сандугачлар канатланалар.
Теләр идем мин дә гомерем юлын
Чишмә төсле җырлап үтәргә
Җырым белән җирне сугарырга,
Күңелләрне бакча итәргә /М.Җәлил/
 
         ГҮЗӘЛ ТАБИГАТЕБЕЗНЕ, ЧИШМӘЛӘРНЕ САКЛЫЙК, ДУСЛАРЫМ!
                           

 

                                                   
 
Алисә Исхакова © 2017