Җомга, 20.10.2017, 19:11
Баш бит | Теркәлү | Керү Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Сәлам Сезгә!
Сайттан эзләү
Теглар
иҗат көз әни табигать Сөйләнмәгән хикәя Ф.Хөсни ел фасыллары яз Рәниф Шәрипов якташ язучы гаилә Исхаковлар Ә җирдә тереклек бармы? Р.Фәйзуллин Ләбибә Ихсанова дуслар Үги кыз Абдулла Әхмәт Минем туган көнем Нур Әхмәдиев фразеологизмнар композитор ребус мәкальләр Яңа ел Җәүдәт Фәйзи Кыш чигү сувенир безнең сыйныф Күбәләкләр Мин каллалар әбекәй медпункт мәрҗән Каенсар кул эше туган авыл тавис тозлы камыр чишмә мәдәният йорты әдәбият Г.Тукай Исемдә калганнар мәктәп Заһидулла Яруллин мәчет үткән заман хикәя фигыль Байназар Әлменов рәссам Хәсән Туфан Туган җир Г.Зәйнашева Сабан туе М.Мәһдиев аергыч татар теле Г.Ахунов Идел кызы тест С.Рәмиев сочинение Алисә универсиада 2013 Нараткай Белем җәүһәрләре
Сайт бүләге
Сораштыру
Бердәм мәктәп формасы булдыру кирәкме?
Барлык җаваплар: 33
Сайт төймәсе
Төймә коды
     
Мәктәбем сайты
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Сайт кунаклары
Flag Counter

  Һәр халыкның үзенә генә хас бер сыйфаты була, диләр. Аның ерак һәм якын узганын, бүгенгесен, хәтта киләчәген  дә билгели торган  төп сыйфаты - милли сыйфаты.
  Безнең халыкның шундый төп үзенчәлеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Берәүләр аның хезмәт сөючәнлеген, икенчеләре гаҗәеп сабырлыгын күрсәтер. Әйе, әлеге сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин. Һәм бу табигый: мәсьәләгә кайсы яктан карыйсың бит! Ә мин, халкымның башка бик күп яхшы  гадәтләрен истә тоткан хәлдә, аның милли йөзен, рухи кыяфәтен билгели торган төп үзенчәлеге дип, иң элек бер сыйфатны әйтер идем: китаплылык. Әйе, китаплы, ягъни язулы булу.
  Әгәр халкыбыз кайбер башка кавемнәр, илләр, милләтләр кебек өзлексез рәвештә дәүләтчелеген саклап, күпмедер дәрәҗәдә нормаль шартларда үзенә үзе хуҗа булып яшәгән хәлдә Язуын һәм Китабын тәрбияләгән, үстергән, буыннан буынга әманәт итеп биргән булса, әлеге сорауга мин дә башкачарак җавап бирер идем. Ләкин хикмәт шунда ки, татар халкы соңгы 400-500 ел дәвамында искитәрлек авыр шартларда яшәгән. 1552 нче елдан соң татар башыннан кичкән канлы язмыш, социаль һәм милли изүгә - рухи геноцидка дучар ителү, шундый халәтне дүрт-биш гасыр буена баштан кичереп яшәү - барысы да һәркемгә мәгълүм фактлар. Менә шулай иреген генә түгел, хәтта кешелек хокукларын да югалткан хәлдә дә Китабын һәм Язуын саклап кала алган минем халкым.
   Китаплар...
  Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган! Кайгы-хәсрәт баскан карт кеше дә Китаптан җанына, күшеккән күңеленә юаныч эзли; хисләре дулаган яшь гашыйк та ялкынлы дәртенә сердәш итеп Китапны сайлый; дөнья хикмәтләренең мәгънәсен әле капшап кына карый башлаган бала да, мең дә беренче соравына җавап эзләп, Китапка, Дәреслеккә үрелә; ил кайгысын иңенә йөкләгән фидакарь ил агасы да, көрәш юлына чыкканчы, Китапка баш ия: тәҗрибә чыганагы булган олы Хәкимгә сыена. Әйе, гомере буена Китап - кешенең аерылгысыз юлдашы. Ничәмә-ничә гасырлардан бирле ул, дәртләргә дәрман, күңел сырхауларына шифа булып, зиһеннәрне сугара-сугара, акылларны "ашлап" килә. Үзе дә бит ул - Кеше акылының җимеше. Ул адәм балаларының берсен икенчесенә куша; халыклар белән халыкларны таныштыра, буыннар белән буыннарны кавыштыра. Хәтта, бер бөек чор белән икенчесе арасына олы "күпер" салып, Кешелек тарихының өзелмичә күчә баруын тәэмин итә.
/М.Госманов/
 
Кадерле дуслар!
Халкыбызның искиткеч бай
язма тарихи-мәдәни мирасы белән танышыйк!

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Таткнигафонд
 
 
 
 
Татарская электронная библиотека
 
 
 
 
 

 
 
 
 
 
 
 
Дусларың белән бүлеш:
Алисә Исхакова © 2017