Һәр халыкның үзенә генә хас бер сыйфаты була, диләр. Аның ерак һәм якын узганын, бүгенгесен, хәтта киләчәген дә билгели торган төп сыйфаты - милли сыйфаты.
Безнең халыкның шундый төп үзенчәлеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Берәүләр аның хезмәт сөючәнлеген, икенчеләре гаҗәеп сабырлыгын күрсәтер. Әйе, әлеге сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин. Һәм бу табигый: мәсьәләгә кайсы яктан карыйсың бит! Ә мин, халкымның башка бик күп яхшы гадәтләрен истә тоткан хәлдә, аның милли йөзен, рухи кыяфәтен билгели торган төп үзенчәлеге дип, иң элек бер сыйфатны әйтер идем: китаплылык. Әйе, китаплы, ягъни язулы булу.
Әгәр халкыбыз кайбер башка кавемнәр, илләр, милләтләр кебек өзлексез рәвештә дәүләтчелеген саклап, күпмедер дәрәҗәдә нормаль шартларда үзенә үзе хуҗа булып яшәгән хәлдә Язуын һәм Китабын тәрбияләгән, үстергән, буыннан буынга әманәт итеп биргән булса, әлеге сорауга мин дә башкачарак җавап бирер идем. Ләкин хикмәт шунда ки, татар халкы соңгы 400-500 ел дәвамында искитәрлек авыр шартларда яшәгән. 1552 нче елдан соң татар башыннан кичкән канлы язмыш, социаль һәм милли изүгә - рухи геноцидка дучар ителү, шундый халәтне дүрт-биш гасыр буена баштан кичереп яшәү - барысы да һәркемгә мәгълүм фактлар. Менә шулай иреген генә түгел, хәтта кешелек хокукларын да югалткан хәлдә дә Китабын һәм Язуын саклап кала алган минем халкым.
Китаплар...

Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган! Кайгы-хәсрәт баскан карт кеше дә Китаптан җанына, күшеккән күңеленә юаныч эзли; хисләре дулаган яшь гашыйк та ялкынлы дәртенә сердәш итеп Китапны сайлый; дөнья хикмәтләренең мәгънәсен әле капшап кына карый башлаган бала да, мең дә беренче соравына җавап эзләп, Китапка, Дәреслеккә үрелә; ил кайгысын иңенә йөкләгән фидакарь ил агасы да, көрәш юлына чыкканчы, Китапка баш ия: тәҗрибә чыганагы булган олы Хәкимгә сыена. Әйе, гомере буена Китап - кешенең аерылгысыз юлдашы. Ничәмә-ничә гасырлардан бирле ул, дәртләргә дәрман, күңел сырхауларына шифа булып, зиһеннәрне сугара-сугара, акылларны "ашлап" килә. Үзе дә бит ул - Кеше акылының җимеше. Ул адәм балаларының берсен икенчесенә куша; халыклар белән халыкларны таныштыра, буыннар белән буыннарны кавыштыра. Хәтта, бер бөек чор белән икенчесе арасына олы "күпер" салып, Кешелек тарихының өзелмичә күчә баруын тәэмин итә.
/М.Госманов/
Кадерле дуслар!
Халкыбызның искиткеч бай
язма тарихи-мәдәни мирасы белән танышыйк!