Әби-бабаларыбыз мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру,нәселебез шәҗәрәсенә тап төшермичә яшәү- безнең бурычыбыз.Үткәннәрне барлап, киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк. Намусыбызны тапламыйча, вөҗданыбызга хыянәт итмичә һәм инде нәсел шәҗәрәбезне өзмичә гомер итәргә тырышсак иде.
Бәхетле мин әти-әни булгач,
Туганнарым булгач янымда,
Дус-ишләр ярдәм итеп торгач,
Кыен чакта тормыш юлымда.
Миңа күп эзләнергә, сорашырга, нәселебезне тикшерергә туры килде. Эзләнгән, сорашкан саен яңа һәм кызыклы мәгълүматларга юлыктым.Ул мәгълүматлар әле тикшерүне көтәләр. Шуңа күрә әле мин бу эшемне дәвам итәргә, бабамның сугышчан тормыш юлы турында архив материаллары белән танышырга, өченче һәм дүртенче буын бабаларым тормышы һәм әти-әниемнең балачак һәм яшьлек еллары, нәселебездәге башка күренекле кешеләр турында да материаллар тупларга телим.
Мин җиде буынга кадәр нәселебезне бик яхшы белергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем.Чөнки нәселебездә булган гүзәл холыклы, тырыш, белемле, иманлы шәхесләр безгә үрнәк булып тора. Без дә алар белән горурланабыз. Аларны хөрмәт итәбез. Бу эшне әле алга таба дәвам итәргә, тагын да камилләштерергә кирәк, дигән фикердә калам.
Гөнаһсызга җиргә кан-яшь түгелмәсен,
Буыннарны бәйләп торган нәсел җебем өзелмәсен!